Корпункт:
Бүген Лаеш районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсенең күчмә утырышы узды.
Утырыш кысаларында җиңүчеләрне бүләкләү булды . Массакүләм мәгълүмат чараларында хатын-кызлар батырлыгы турында иң яхшы язмага конкурс үткәрелгән иде. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызлар батырлыгына багышланган, «У войны не женское лицо…» дип исемләнгән социаль-гуманитар проект бу. Җиңүчеләр арасында Әтнә районында чыга торган "Әтнә таңы" газетасы да бар. Конкурста “Әтнә таңы” газетасы мактаулы II урын алды.