Еллар уза, буыннар алмашына, әмма безнең өчен бөек илебезне саклаган, тынычлык алып килгән кешеләргә киләчәк буыннарның рәхмәте үзгәрешсез кала. Үсеп килүче буын ул сугыш еллары турында дәреслекләр буенча гына белә. Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветеранны Газизов Зиннур абзый белән очраштылар. Зиннур абзый 1941-1945 еллардагы сугыш хатирәләре белән уртаклашты . Балалар ветеранның хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу бик җылы, дустанә мөнәсәбәтләрдә узды.Укучылар Зиннур абзыйга үз куллары белән ясаган чәчәкләр бүләк итте, сәламәтлек теләде, җирдә тынычлык хакына аларның кылган батырлыкларына рәхмәт белдерде.
Безнең һәрберебезнең изге бурычы - шул Бөек Җиңү истәлеген үз балаларына җиткерү. Шул очракта гына халкыбызның киләчәге лаеклы булачак!