Корпункт:
Әтнә районы Яңа Шашы мәдәният йортында хәбәрчебез, озак еллар Арча районының "Правда" колхозын җитәкләүче якташыбыз Рифат Габидуллинның "Бер капчык арыш" китабын тәкъдир иттеләр. Әлеге чарада районыбызның күренекле шәхесләре, авторның чордашлары, авылдашлары, райондашлары, "Правда"ны хуҗалыгының дәвамы булган "Таң" хуҗалыгының рәисе Алмаз Сибагатуллин, авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Миңгазиз Зиннәтов катнашты. Чыгышлар Арча, Әтнә үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды.