Корпункт:
Иске Җияш авылында гомер итүче Тыл ветераны Камалова Әгъҗибә Камал кызына бүген, 20 гыйнварда 90 яшь тулды. Ул сугыш чорында, аннан соңгы елларда да тырыш хезмәтен куя, замандашлары кебек үк ачлыгын да, ялангачлыкны да үз җилкәсендә татый.
Бүгенге көндә Әгъҗибә Камал кызы улы Риф тәрбиясендә яраткан әни булып, кадер-хөрмәттә яши.
Әгъҗибә әбине олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды.
Шулай ук Әгъҗибә Камал кызын котларга Теләкәй авыл җирлеге башлыгы Ригель Миңнеханов килде. Ул юбилярга җылы сүзләрен ирештерде һәм бүләк тапшырды.