Яңа елның беренче көнендә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Кадыйрова Роза Хәсән кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Роза Хәсән кызы Мөслим районының хезмәт сөючән әти-әниләренең тату гаиләсендә туа. 1941 елда әтисен фронтка алалар һәм башка алар аны күрмиләр дә. Ул иксез-чиксез сугыш кырларында хәбәрсез югалган. Роза 9 яшеннән колхозда эшли башлый. Аның өлешенә төшкән язмыш авыр булса да, ачлык-ялангачлыкны батырларча җиңеп, иң яхшы заманнарга ышанган. Менделеевскига Роза апа 50 нче елларда күчеп килә. Карпов исемендәге Химзаводка эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы хлорлы кальций цехында эшли. Ягымлы, тырыш, җаваплы, актив, ул җитәкчелекнең һәм хезмәттәшләренең хөрмәтенә лаеклы булды. Роза Хәсән кызы өч бала тәрбияләп үстергән. Кызганычка каршы, улы бу дөньядан бик иртә китеп барды. Ә менә кызлары Люция белән Венера бер генә адымга да әнисеннән китми. Аларның кайгыртуы һәм игътибары - тормыш өчен стимул, ата-аналарга карата сакчыл мөнәсәбәтнең ачык мисалы. Әбинең шатлыгы булып алты оныгы һәм дүрт оныкчыгы үсә. Химзаводның элеккеге директоры, яраткан абыйсы Лаздат Хәсән улы Фәйрушин мораль ярдәм белән тәэмин итә.
Олы юбилее белән районның беренче җитәкчесе Радмир Беляев исеменнән Роза Хәсән кызын район хакимияте аппараты җитәкчесе Роберт Искәндәров, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева котлады.