Фашисталрны тар-мар итеп,
Җиңү килгән матур ай,
Ул ай була – матур ай
Сезгә рәхмәт, һәр бабай.
Май ае – ул Җиңү көне!
Йорт саен шатлык иңә,
Шул шатлыкларга күмелеп,
Яшәсен туган илем.
Авылыбызның утрасында
Һәм мәктәпнең каршында,
Һәйкәл тора истәлеккә –
Йолдыз балкый башында.
Сугышкан бабайлар ил өчен,
Безгә теләп тынычлык
Без яшибез сөенеп,
Рәхмәт әйтеп, баш иеп.
Батыр булган бабам да,
Катнашкан ул сугышта.
Сынатмаган, нык булган ул
Медаль алып кайткан ул.
Әби-бабай, ветераннар,
Сезгә зур ихтирамнар.
Баш иябез каршыгызда,
Лаеклы ветераннар!
Картаймагыз, әби-бабайлар,
Әле сезне яшь диләр,
Ил чигендә торыр өчен,
Үстергәнсез малайлар.
Минем әти солдат булган,
Тынычлыкны саклаган.
Ил читендә сизгер торган,
Үтәгән ул изге антын.
Без телибез тынычлыкны.
Безнең теләгебез бер,
Солдат кебек уяу булып,
Чик сакларга әзер без.
ГАТАУЛЛИН Ислам,
Ученик 2 класса
Иске -Рязяпской средней
общеобразовательной школы
Спасский район, с. Иске-Рязап