Сугыш.... Нинди авыр һәм куркыныч сүз! Бу сүзне ишетү белән күңел тула, елыйсы килә...Чөнки сугыш күпме кайгы-хәсрәт, күпме югалтулар китергән, күпме кешене ятим иткән...
Меңләгән шәһәрләр, гөрләп торган авыллар җимерелгән. Бөек Ватан сугышы чоры халык өчен зур сынау еллары булган. Сугышның беренче көннәреннән үк барлык ир-ат туган илен – Ватанын сакларга киткән. Калган хатын- кызлар, картлар, балалар бөтен эшне җигелеп тартканнар.Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитмәгән, чөнки икмәкне фронтка озатырга кирәк булган. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, ачы какы, төче какы, кычыткан, чөгендер яфрагы – барысы да ризыкка әйләнгән. Бөтен халыкка бик авыр булган, ләкин алар бирешмәгән, бердәм булган.
Минем бабамның әтисеЯмалтдинов Закирҗан баштан фин сугышында катнашкан. Фин сугышы тәмамланып бер ел үткәч, бабамның әтисе, әбиемне калдырып Бөек Ватан сугышына киткән. Әбием ул вакытта бер яшьлек улы белән калган. Баласы бик кечкенә булса да, ул колхоз эшендә катнашкан. Ничек тә сугыштагы кешеләргә ярдәм итәргә теләгән. Сугышчыларыбыз шушы ярдәмне тоеп, аларга булган ышанычны акларга тырышканнар, үзләренең көчләрен жәлләмәгәннәр, алга табабарганнар һәм, ниһаять, үзләренең максатларына ирешкәннәр. Бабамның әтисе сугыштан бик каты яраланып кайткан. Сугыштан кайткач, бик озак хастаханәдә ятып чыккан. Бабам миңа әтисенең сугыш вакытындагы салкыннарда аяк-кулларының өшеп берни сизмәгән вакытларын, берничә көн бернәрсә ашамыйча, окопта ач ятулары турында елый-елый сөйли иде. Бабамның әтисе сугыштан соң озак яшәмәгән, шушы авыр яраларыннан терелә алмыйча вафат булган. Әбиемнең бабамны сагынып елый-елый күзләре сукырайды. Гомеренең соңгы көненә кадәр якты дөньяны, безне күрә алмыйча, сукыр булып яшәде.
Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп яшәргә язсын иде.
Киләчәктә сугышларны булдырмаска, булганнарын ничек тә туктатасы иде! Моның өчен сабырлык, дуслык, бердәмлек, күркәм холыклы кешеләр кирәк. Андый холыклы кешеләр бар. Алар безнең күңелләргә мәрхәмәт, шәфкать, сабырлык орлыклары чәчәләр.Җирдә сугыш булмасын, бары тик тынычлык кына хөкем сөрсен иде.
20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
6Б сыйныфы укучысы Гәрәева Азалина