Сабир Минхаер улы 1915 елның 6 февралендә Әлмәт районы Елховой авылында крестьян гаиләсендә туа.1923 елда Елховой жидееллык мәктәбенә укырга кереп алтынчы сыйныфка чаклы укый. 1935 елда авылның иң гүзәл кызы Миннеагиян Кыяметдин кызы белән никахлашып матур тормыш корып җибәрәләр.1937 нче елның беренче гыйнварында беренче мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз сала. Әмма яшь гаиләгә үзләренең бәхетләренә бик озак сөенергә насыйп булмый, Сабирны армия сафларына чакырып алалар.1940 нчы елның 18 октябренә чаклы хезмәт итә ул, туган авылына гаиләсе янына кайтып төшкәндә кызына инде өч яшь тулган була.Тик озак та үтми, 1941 елның 22 июнендә сугыш башлана. Сабир сугышка киткәндә аның хатыны икенче баласына авырлы булып кала. Шушы китүдән биш елга сузылган сугыш юлларының бөтен авырлыгын, югалтуларын йөрәге аша үткәреп, меңләгән бәрелешләрдә үлем белән күзгә күз очрашып, аңа Кенигсбергка кадәр барып җитәргә насыйп була. Шушы чорда ул бергенә мизгел дә үзенең исән – имин авылына кайту өметен югалтмый.
Сабирга Ленинград блокадасын өзүдә катнашырга туры килә. Бу вакытта ул взвод командиры була. Шундый мөһим операциядә күрсәткән батырлыгы өчен, 1942 нче елда СССР Югары Советы Президиумы указы белән, “Ленинград оборонасы” өчен медале белән бүләкләнә. Шушы бәрелештән соң кыю татар егетен батарея командиры үзенә урынбасар итеп ала. Аларның батареясе ил азатлыгы өчен барган көчле сугышларда үзен аямыйча сугыша, һәр җиңү зур югалтулар бәрәбәренә яулана.
Шушы аяусыз Бөек Ватан өчен көрәшкән сугышларда Сабирның авылдашлары, Елховой һәм Түбән Абдул авылларыннан киткән көчле -таза, матур егетләрнең ике йөз сиксән сигезе сугыш кырларында ятып кала.
Илебезне фашист илбасарларыннан азат итүдәге каһарманлыгы өчен Сабир Минхаеров 1945 нче елда – Кызыл Йолдыз ордены, 1946 елда – “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, 1967 елда “ Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә. 1944 - 1945 елларда Өченче Балтыйк буе фронты состафындагы танкка каршы истребитель полкында хезмәт итә. Эстония, Латвия, Литваны азат итүдә катнаша. Сабир Минхаер улы Бөек җиңүне гвардия өлкән лейтенанты, ягъни офицер дәрәҗәсендә Кенигсбергта каршы ала. Ул 1946 елның октябрь аенда күкрәкләре тулы орден –медальләрен туып – үскән Елховой авылына кайтып керә.
Сугыштан соң Сельпо рәисе вазыйфасын башкара, аннары районның заготконторасын җитәкли. Соңгы елларда туган авылының колхозында кыр эшләре сыйфат комиссиясе рәисе булып эшли. Кайда гына эшләмәсен , халык аны ярдәмчеллеге, гаделлеге өчен хөрмәт итә.
Алар алты малай һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр.
Сабир Минхаер улы1983 елның 25 маенда, 68 яшендә вафат була.
Бүгенгесе көндә аның нигезендә улы Минхаеров Тәлгат Сабир улы яши.
Минхаеров Сабир Минхаер улының фотосурәтләре, батырлык өчен алган орден медалләренең күчермәләре Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда саклана.
Язманың авторы Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе Газизова Мәдинә Мисбах кызы.