Мин әле дүртенче класста гына укыйм.Шулай да укытучыбыз Гөлфия Корбангалиева җитәкчелегендә фәнни тикшеренүләрдә катнашам. Без төрле проектлар белән ел саен “Барысын да белергә телим” дигән җәмгыять утырышларында чыгыш ясыйбыз. Бу уку елында “Сугыш көйдергән балачак” дигән эшем белән катнаштым.
Альбомдагы иске фоторәсемнәрне карап утырганда уйлап куйдым: безнең гаиләдән Ватан сугышында кем булса да катнашты микән? Бу турыда дәү әнием Зөлфиядән сораштым һәм менә ниләр белдем.
Бабам (дәү әтиемнең әтисе) Закиров Гәрәй Закир улы 1900 нче елның 5 маенда Чуваш Кичүе авылында туган икән. Ул гаиләләрендә беренче бала булганлыктан, әти- әнисенә бик иртә булыша башлаган. Белем белән чикләнгән, иртә эшли башлаган. Унҗиде яшендә бабам Донбаска китеп, шахтада эшли, аннары Ярослауга, соңрак Казанга күчә. Әмма туган якларын бик сагына авылына әйләнеп кайта.
Иң куркыныч сугыш Бөек Ватан сугышы башлангач, Гәрәй бабам фронтка алына, әбием Миңлекәүсәр ике бала белән ялгыз торып кала. Сугыш һәм балалар... Бу төшенчәләрне һич янәшә куеп булмый, чөнки олылар сугышканда балалар бөтенләй яклаучысыз кала бит.
Ачлык, ятимлек, балалар өчен бигрәк тә авыр шул.
Әбиемнең төп булышчысы – 4 яшьлек улы Сабирҗан. Ә үзе ул колхоз кырларында эшли, кичләрен фронттагы солдатларга дип җылы оекбаш- бияләйләр бәйли. Бабам аларны яклап сугыша. Соңрак сугыш бетеп, балалары үсеп җиткәч, ул болай дип сөйләгән:”Хәтеремдә 1943 елның августы. Бик авыр сугышлар булды. Беркем дә иптәшләре артына качмады, каты сугыштык”. Шул яуларда бабай бик каты яралана. Башта ни булганны аңламый да әле- пуля аягына килеп тия дә, аның күз аллары караңгыланып китә. Бераздан аңына килсә, аягыннан кан ага... Бабай кабат аңын югалта. Ярый әле, санитарлар табып ала үзен. Бабай бик озак госпитальләрдә дәвалана, аннары аны өенә кайтарып җибәрәләр. Шуннан соң аларның минем дәү әнием буласы кызлары Зөлфия туган. Ә бабам үзен беркайчан гарип санамаган, тизрәк колхозга эшкә кергән, балалары Сабирҗан, Гөлсирә һәм Зөлфия, йомшак күңелле хатыны Кәүсәрия солдатка тормыш ямен кайтарганнар.
Менә шундый булган минем бабам Закиров Гәрәй. Авылдашлары арасында абруе булган аның, чөнки гомер буе туган авылы, иле өчен файдалы булырга тырышкан ул.
Бабам турында менә шуларны белә алдым. Һәм аңладым : ул бит сугышта Туган илебезне генә түгел, үзенең булачак оныкларын,димәк, мине дә яклаган! Бабаларыбызның батырлыгы, Бөек Ватан сугышында җиңүнең нинди бәя белән яулап алынуын без беркайчан онытырга тиеш түгелбез.
Илнар Низамов
Әлки хәбәрләре
2014 №14