1919 елның 1 гыйнварында (хәзерге вакытта Әтнә районы) Югары Көек авылында крестьян гаиләсендә туа. Бариевлар гаиләсе колхозны оештыруда актив катнаша һәм беренче булып аңа керә. 7 сыйныфны тәмамлый. 1938 елда Зөя шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Техник-землеустроитель булып эшли. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы ветераны. Демобилизациядән соң өенә тыныч тормышка әйләнеп кайта. Туган районында мелиорация бүлегенең өлкән агрономы булып эшли. 1952 елда "Үрнәк" колхозы рәисе итеп сайлана. Яңа рәис колхоз активын берләштерде, биремнәрне даими рәвештә үтәүгә иреште, җитештерү алдынгыларын бүләкләү системасын кертте. Бариев рәислеге башында хуҗалыкның кереме 50 мең сумга якын булса, ике елдан соң ул Татарстанда беренчеләрдән булып миллионер колхозга әйләнә. СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 22 мартындагы Указы белән терлекчелекне үстерүдә, ит, сөт, йомырка, йон һәм башка продукция җитештерүне һәм әзерләүне арттыруда ирешкән уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исемен, Ленин ордены һәм «Серп и Молот» алтын медале белән бүләкләнә. Хуҗалык белән 1971 елга кадәр җитәкчелек итә. 1971-1977 елларда авыл советы рәисе булып эшли. Колхоз, район, республиканың иҗтимагый тормышында да актив катнаша. РСФСР Югары Советы депутаты, колхозчылар Бөтенсоюз съезды делегаты, КПСС РК әгъзасы, район Советы депутаты итеп сайлана. Югары Көек авылында яши. 1998 елның 8 августында вафат була. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.