Газыймов Габдулла Газыймович
(1918 – 27.1.1942)
9.11.1938 – действительный хезмәткә моб.-нә, 8.10.1940 – кабат хезмәткә алына һәм сугышка ялганып китә. Өйләнмәгән, гаиләсе юк. Хәтер китабында, 18 т., 240 б.кр-ц, 709 сп, 178 сд. 27.1.1942 һәлак була. Тверь өлк., Молоково р-ны, Струйская авылында җирләнә.
М.Черепанов исемлегендә – Тверская обл., Молодотудский р-н, д.Струйская, оп.818883, д 311, л.12.
Әтисе – Кәримов (Биби)Газыйм Мөхәммәткәрим улы (1874 – 1942)
Әнисе – Бибигайшә Әхмәтвәли кызы (8.1.1878 – 18.1.1964)
Бертуганнары: Мингали (1904 – 25.5.1997), Гариф (1907 – 1943), Рабига Хөснелгатина (1909/1910 – 5.2.1983), Мөгаллимә Мохлисуллина (1913 – 27.6.1995), Фатыйма Кыямова (11.2.1921 – 21.1.1995), Вагыйзь (10.8.1925 – 1.04.1998), Хәтимә Газыймова (Зарипова) (10.8.1925), Миңнеруй Фәттахова (1928).
Габдулла абыйның 1942 елның 1 гыйнваренда язган хаты сеңлесе Фатыйма апа Кыямовада сакланган. Аны музейга килене Роза Талиповна тапшырды. Хат шакмаклы кәгазьгә карандаш белән латин хәрефләрендә язылган, вактыт узу белән бөкләгән җиреннән урталай өзелгән.
Сезки гыйззәтле булып торучы әти белән әнигә углыгыз Габдулладан бик сагынып күп сәлам һәм дә башка тугганнарга, тирә – күршеләргә, агай – энеләргә, һәрбарчасына аермаенча күп сәлам. Сәлам соңында, үзем әлегә исән –сау, Аллага шөкер. Сезне дә исәннәрдер дип беләм. Минем хәлгә килгәндә, әлегә исән – сау, алдагын белеп булмый________________ялгыз________минем хәлне беләсез. Үзегезнең хәлгә килгәндә, нишләп торасыз. Ашау яклары ничек? Мингали әбзи, Гариф әбзи өйдәме? Вагиз өйдәме? Авылда нинди хәлләр, нинди яңалыклар бар? Картлар сортыннан кемнәр китте? Сыер – сарык калдырдыгызмы? Әптәйләр, ____________ни хәлдә торалар?
Минем бүтән язар сүзем юк. Хуш. Исән булыгыз. Бу хатны алу белән хат салыгыз. Безнең өчен кайгырмагыз. Без генә түгел, бөтен дөнья белән.
1.I.1942 г. полевая почта, станция 777-114 ЗСК 7 мотострелковая рота, 3 батальон.
Газымов Габдулла.
Копия
Извещение
Ваш сын, красноармеец
Газымов Габдулла, уроженец ТАССР
Ново-Шешминского р-на
Ерыклинского с/с
В бою за Социалистическую Родину, верной воинской присяге, проявив героиство и мужество был убит 27-го января 1942 года под деревней Струское, похоронен в дер. Струское Молодотудского р-на Калининской области.
Нач.штаба 709 стр.полка.