Шарапов Мәсләх(етдин) Шарап улы
(1898 - ? )
Халык телендә «Мыек Мәсләх».
Хәтер китабында да, башка исемлекләрдә дә юк. Халык хәтерләве буенча һәлак булучыларга кертелде.
Нигезләрендә килене Шарапова Гөлсем Сәмигулловна яши (1934 е.т.)
Аларда 1862 елда туган, беркеме дә булмаган Хөснетдинова Зөләйха әби тәрбияләнә. Ялгыз карчык, ап - ак әби, бик тере, хәрәкәтчән, акыллы. Аның улы сукыр Миңневафа - авылда бәет чыгаручы. Таш мәчетнең манарасын бәреп - кисеп төшергәч, Манара бәетен яза. Ул бәет әлегә бәетләрнең дөнья күргән өч китабына да кермәде.
Хатыны - Бәян Идиятулла кызы (1898 - 1977).
Балалары: Нуретдин (1924 - 15.08.1943, сугышта һәлак була), Мансур (1929 - 1981), Рокыя (1937, Рыбинск шәһәрендә), Мәрьям Шамгунова (1940, Түбән Камада).