Хөсәенов Гарифҗан Әшрафҗан улы 1925 елның 24 мартында Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында туа. Әтисе Әшрафҗан Хөсәен улы, әнисе Сәмига Газимҗан кызы. Гаиләдә барысы сигез бала булалар, шулардан иң олысы Гарифҗан абый була.
1933 елны Гарифҗан абый Иске Чәчкаб авылы башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә.
Гарифҗан абыйның хатирәләре:
“... Без укыганда начар еллар иде, аякта чабата. Авыл мәктәбендә дүрт сыйныф бетергәннән соң, укырга Кайбычка йөри башладык. Түләү зур, өскә киергә кием дә юк, шуңа җылырак вакытларда мәктәпкә йөрдем дә, салкыннар башлангач ташладым. Ул вакытларда налоглар да зур. 1936 елны, налогларны түли алмагач, йортны сатарга туры килде. Күршеләр үзләренә алдылар, яшәп торырга.
1938 елны колхозга эшкә кердем, җир себертергә. Ул вакытта миңа унөч яшь иде.
1941 елны әти мине үзе белән Марига урман турарга алып китте.
1941 елның 22 июнендә, мин, 15 яшьлек яшүсмер һәм бөтен авыл халкы Бөек Ватан сугышы башланган дигән хәбәр ишеттек. Шушы елны мин әтием белән җәе буе авылыбызның көтүен көттек. Авылыбыздан ир-атлар көн саен китә торды. Барлыгы 165 кеше безнең авылыбыздан фронтка китте. 1941 елның декабрь аенда өченче ФЗО мәктәбенә алындым. Анда безне төрле һөнәрләргә өйрәттеләр. Өч айдан соң мин үз авылыма, өйгә кайттым. 1942 елның апреленнән Яшел Үзән шәһәре фанера заводында эшләдем. 1943 елның ноябрендә мине, 18 яшьлек егетне, хәрби комиссариатка чакырып, сугышка җибәрделәр. Татарстан Хәрби комиссариаты Мари АССРның өйрәнү лагерена, Суркала станциясенә җибәрделәр. Шушы Хәрби полкта мин һәм бик күп минем кебек яшь солдатлар, ачлык кичердек һәм газап чиктек. Бу лагерьны халык телендә “сушилка” дип йөрткәннәр икән.
Килгән көнне үк безне чыгарып бастырдылар һәм авылдан киеп килгән җылы киемнәрне, әниләр бәйләп җибәргән оекбашларны, бияләйләрне салдырып, ялангач калдырдылар. Соңыннан шул киемнәрне яндырдылар. Япа-ялангач килеш безне землянкага куып керттеләр. Ә землянкада аяк асты су, күрәсең землянканы казыганда чыганакны эләктергәннәр, шуңа су тулган.
Ике тәүлек буе шәрә килеш землянкада утырдык. Түзеп булмаслык салкын булганда, бер-беребезгә сыенып җылына идек. Ә тышта ноябрь ае... Шушы җәһәннәм газабыннан 1943 елның декабрендә безне Мәскәүгә Кубинка станциясенә 45 нче танк-десанты частенә озаттылар. Моннан декабрь ахырларында мине сугышның кайнар ноктасына җибәрделәр.
Фашистлар белән беренче очрашу 1944 елның гыйнвар башларында Украинаның Белая Церковь шәһәре янында булды. 1 нче Украина фронты белән маршал Жуков идарә итте. Без Гомель юнәлешенә таба һөҗүм итә башладык. Ләкин мин Гомельгә барып җитә алмадым. 27 гыйнварда фашист снаряды янымда гына шартлады һәм мин күпмедер вакыт аңсыз ятканмын. Күпме ятканымны белмим. Аңыма килгәч, күзләремне ачарга тырыштым. Ләкин, күпме генә тырышсам да, яктылык күрә алмадым. Санинструкторның:”Живой что ли?”-дип сораган тавышына мин сискәнеп киттем, һәм:”Живой!”-дип җавап бирдем. Ул мине торгызырга тырышты, аннары өстерәп сугыш кырыннан алып чыгып китте. Тирә-якта пулялар сызгырып оча, бомбалар шартлый. Озак шуыштык. Бераздан мине чанага күтәреп салдылар, бик озак бардык кебек. Туктагач, мине чанадан төшереп, бер йорткамы, сарайгамы керттеләр. Шунысы хәтердә калган, җиргә түшәлгән салам өстенә яткырдылар. Азрак тынычланган кебек булдым. Колагыма янымда гына ыңгырашкан, сызланган, төрле телләрдә сөйләшкән тавышлар ишетелде. Монда минем кебек яралылар бик күп иде бугай. Берничә көннән соң күземә операция ясадылар. Бу йорт безнең полкның кыр госпитале булып чыкты. Атна-ун көн яткач, тимер юлы буйлап Курск госпиталенә озаттылар. Ике-өч тәүлектән соң эшелон белән Чита госпиталенә җибәрделәр. Читага ай буе бардык, юлда бетләп беттек. Госпитальдә безне юындырдылар, чиста ак киемнәр бирделәр. Ашау-эчү дә бик әйбәт иде.
1944 елның ахырларында мин бераз шәүләләр, яктылыкны күрә башладым. Мине озатып кайтучы белән туган авылыма җибәрделәр. Кайтканда да бик зур кынлыклар күрергә туры килде. Туган өемә кайтып җиттем, ачлык, ашарга юк иде. Август аенда мин колхозга көзге чәчүгә чыктым. Бу вакытта инде мин 3 дәрәҗә Дан ордены кавалеры идем. Орденнарым дистәдән артык. Без күргән ачлык-ялангачлыкны, сугыш афәтен сезгә күрергә язмасын”,-дип сүзен төгәлләде Гарифҗан абый.
Бүгенге көндә Гарифҗан Әшрафҗан улы Иске Чәчкаб авылында, улы Илдүс гаиләсендә яши. Балалары, оныклары батыр солдатны хөрмәт итәләр, бик яраталар.