Минем әни Ибрагимова (Кашапова) Җәмилә Шигаповна 1938 елның 5 нояберендә Азнакай районының Сәпәй авылында туа. Аның әтисе Кашапов Шигап 29.06.1941 елны сугышка китә. Аның балаларына бу вакытта Тәнзиләгә 10 яшь, Нәшәткә- 7, Җәмиләгә- 3 яшь була. Сугыш елларында авылда калганнарның хәле аерулы мөшкел була. Авыл картлар, хатын-кызлыр, балалар җилкәсенә кала. Күп эшләр кул көче белән башкарыла. Басулар урак белән урыла. Язгы-көзге пычракта, кышкы салкында, юк-бар өс-баштан, ач карынга, җитәр-җитмәс көч белән эшләргә туры килә аларга. Күпчелек ашлык фронтка җибәрелә. Бер бөртек икмәк валчыгына зарур булып яшәгән вакыт. Сугыш вакытында авылларда ипи пешерү булмаган, чөнки он юк. Яз-җәй айларында халык үлен ашап хәл ала. Алабута, чыпчык кузгалагы, какы, балтырган, песи борчагы төп азык була. Яз көне авыл кешесе бәрәнге басуында ечер бәрәнге җыярга чыга.
Әни 17 яштә эшли башлый- разнорабочий, лотошница, тегү фабрикасы. 1959 елны Юлтимер авылың Ибраһимов Касыйм дигән егетенә киәүгә чыга, өч бала табып үстерәләр. 1966-1994 -нчы елларда Азнакай ПАТПсында кассир-бухгалтер булып эшли. Әни эчкерсез,өймшак күңелле, сабыр, тырыш, эш сөюче кеше иде. Күрше-тирәләр белән уртак тел табып, аралашып яшәде.
2002 елның 2 нояберендә әни авырып вафат була.