Камилов Шамил Камилулы 1912 елда Иске Камка авылында туган.
Фронтка 1942 елның 14 мартында мобилизацияләнә. Башта Казанда патруль взводында хезмәт итә. 1944 елда алгы сызыкка җибәрелә.
Орша ягындагы каты сугышларда яралана.
Госпитальдән соң яңадан үз полкына кайта.
Разведчик буларак, ”тел” алып кайтканда авыр яраланып һәм контузия алып, әсирлеккә эләгә.
Немец госпиталендә аңа операция ясыйлар, озак кына дәвалыйлар.
“1944 елның 1 июнендә фашистлар безне, вагоннарга төяп, алып киттеләр. Поезда барганда, көч хәл белән вагон стенасын тишеп чыгып, без биш солдат, поездан төшеп калдык”, дип искә ала Шамил абзый.
Ул армиядән 1944 елның декабрендә демобилизацияләнә
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.