Минһаҗ Тимеров - очучы, Сабы районы Елыш авылында туып үсә. Хәрби бурычын үтәгәндә самолеты шартлагач, Көньяк Украина җиренә парашютта төшә. Захарино авылында яхшы кешеләрдә “Тиле Мишка” исеме белән яши башлый. Урындагы вәзгыятьне өйрәнгәч, бу авылда яшерен оешма туплый. Иң беренче итеп, Германиягә икмәк чыгаруга юл куймау, ашлык сугуны өзү машиналарын сафтан чыгару бурычы куела. Немецлар колхозчыларны ындыр табагына куып китерәләр. Эшли генә башлыйлар, сугу машинасы ватыла. Аның барабанына бодай көлтәсе белән бергә тимер чыбык “элләккән” икән. Икмәкне сугу, аны озату күпкә тоткарлана. Минһаҗ Тимеров җитәкчелегендә яшерен оешма әгъзалары телефон линияләрен өзәләр, күперләрне җимерәләр, дошманның йөк машиналарын йөрмәслек хәлгә китерәләр.
1943 елның ноябре, Совет гаскәрләре Днепр елгасын кичә башлыйлар. Менә шул вакытта Тимеровның йөз кешелек отряды оборонада торучы гитлерчыларга тылдан һөҗүм ясый. Коты алынган фашистлар качарга мәҗбүр булалар. Захарино авылы баш күтәрүчеләр тарафыннан азат ителә. 350 хуҗалыклы бу торак пункт тулысынча партизаннар отрядына әйләнә. Икенче көнне авылга совет солдатлары керә. Минһаҗ Тимеровның батырлыгы турында аның туган авылы Елышта яхшы беләләр. Сугыштан соң Казан аэроклубында очучы булып эшли. Күренекле язучы һәм шагыйрь Салих Баттал аңа багышлап “Совет кешеләре” исемле күләмле очерк яза. (Салих Баттал Сайланма әсәрләр. Проза. Казан 1974; 116-143 битләр).
Минһаҗ Тимеровның Бүләкләре: Ленин ордены, Кызыл байрак, Кызыл Йолдыз, 1-2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы медале, Почет. билг. орд.