Камалова (Мадьярова) Фаискамәр Галәлетдин кызы Иске Кәшер авылында туган. 1935-1936 уку елында, 7 классны тәмамлагач, Казанга китә. Вахитов заводының рабфагына керә. Бухгалтер булып эшли. Сугыш башлангач, Тархан районына окоп казырга җибәрелә. 1942 елны сугышка алына. 1782 зенит артиллериясе полкына өлкән телефонистка итеп билгеләнә. Полк белән батарея арасындагы элемтәне тәэмин итергә тиеш була. Ул илбасарлардан Мәскәүне саклауда катнаша. Аннан бу полк Польшага Краков шәһәренә җибәрелә. Җиңү көнендә Польшада була. 1945 елның 23 июнендә Казанга кайта. Финанс-кредит техникумын бетерә. Вахитов заводында җитештерү бүлеге мөдире булып эшли. 1975 елда пенсиягә чыга.
Сугыш ветераны Камалова Фаискамәр апаның истәлекләре:
“Кышның 40 градуслы салкыны төн уртасында минем батарея белән полкның элемтәсен өзде. Миңа барырга туры килде. Линия буенча барам кара урман эчендә. Миннән ерак түгел немецларның сөйләшкән авазлары ишетелә. Атышлар ишетелә. Сугыш бара. Миңа кирәкле элемтәне төзәтергә кирәк, полкның хәле миннән тора. Линиянең өзелгән җире табар өчен бер күпер янына барып җиттем. Немецлар шул күпердән солдатларын фронтка озаталар икән. Шул ук җирдә обрыв, шунда каравылчылары тора. Мин ерактан карап торам кайчан нихәл булыр икән дип. Мин кире киттем дә линия буенча шунда телефон аппаратын тоташтырдым да полкка хәбәр иттем. Мин торган җирнең координатларын әйттем. Миннән ерак түгел немецлар дип шул ук вакытта полк ут ачты шул координатка. Анда немецларның штабы булган икән. Озак та үтмәде немецлар тындылар. Шул штабтан команда биреп торганнар икән безнең полкны утка тотарга. Анда мин тагы полк белән элемтәгә кердем. Командирдан сорадым хәзер миңа нишләргә дип ул заданияне үтәдең кайт, диде”.