Аталы - уллы Вәлиевлар
Вәлиев Минзакир (1892-1980 еллар тирәсе)
10.10.1942 - моб-нә. 1946 кайта һәм авылдан китә. Кайбер мәгълүматларга караганда, озак еллар Березники шәһәрендә яши. Аннан “Первомайский” совхозына (Новотроицк авылы, аның бүлекчәләре) кайтып урнаша.
Хатыны вафат булса кирәк, чөнки Касыймова Нурия Вафа кызына (3.3.1886-1968) йортка керә. 1946-1948 еллардагы хуҗалык китабында Нурия әби аның хатыны дип күрсәтелгән.
Улы Мингали язылган (1924-1968), Зирекледә җирләнә. Ул - Минзакир улы. Тагын бер улы Габделбарый бүген дә Новотроицк авылында яши.
Нурия әбинең беренче ире Касыймнан үз улы Мингариф (Касыймов Мингариф Касыймович, 1927-1988) бабасы фамилиясендә дә, ягъни Вафин фамилиясендә дә йөрде.
Халык телендә “Боҗы Мингарифы” (авыр сөйләшкәнгә, сүзләре аңлашылмаганга күрә шундый кушамат тагылган), авылда иң оста чабата тукучы һәм иң ярлы гаиләнең берсе. 1946 елда 10 сутый бакчада бәрәңге утыртканнар, 1 кәҗә асраганнар.
Төп нигезләре - Исхаков Зигфрид хуҗалыгының аскы ягы, тыкрык буе. Уртада Вәлиуллина Мәхмүзә апа хуҗалыгы иде. Ике нигез дә бүгенгесе көндә буш.
Вәлиев Мингали Минзакирович (1924-1968)
23.5.1940 - 16 яшендә вербовка буенча читкә китә. Шуннан сугышка алынган булса кирәк. 1946 елда авылга кайта, колхозда эшли, ләкин 1947 елда кабат авылдан китә.