Яруллин Нотфулла (Лотфулла) Яруллович
(29.10.1894 - 1969)
Гражданнар сугышында булып, Ватан сугышына 10.3.1942 моб-нә. 1945 тә туган авылына кайтып колхозда эшли, халык көтүен көтә.
Шахтада эшли. Ике вагон арасына кысылып, могҗиза белән генә исән кала, гомере буена саулыгын югалта.
1946 - 1948 нче еллардагы хуҗалык китапларыннан гаиләнең 15 сутый бәрәңге чәчкәннәре, өйләренең 1921 елда төзелүе мәгълүм. Башка бернәрсә дә язылмаган.
Әтисе - Ярулла (Җарулла) Габделкәбир Зәйнетдин
Әнисе - Хубҗамал Габделгалим
Хатыны - Гамирә (1905-19850, Минһаҗетдин һәм Мәгъмүрә Шәрәфетдин кызы.
Балалары: Минзакир (1931-1990) Донбасста шахтада эшләде, Миңнебисал Вәлиуллина (1934), Мәйфрүсә (1938) һәм Саимә (1942), икесе дә яшьли вафат булалар; Миңнегаян (1948) Чаллы Башында тормышта.
Төп нигезләре - Шарапов Рамазан һәм Габдрахманова Мәйсәрә хуҗалыклары арасындагы урын.
Гафиятуллин Гатиятулла Гафиятуллович