Гафиятуллин Гатиятулла Гафиятуллович
(1894 - 1969)
Гражданнар сугышында катнаша, Бөек Ватан сугышында 9.3.1942 хезмәт армиясенә моб-нә. 1946 елда дем-нә. Метрика язуында туган елы - 12.4.1896.
Улы Мөдәррис (1926) сугышта һәлак була.
Әтисе - Гафиятулла Төхфәтулла улы
Әнисе - Хәят Хәйбулла кызы
Хатыны - Фатыйма (15.2.1895/1897 - 1958), Гайфетдин Йосыф һәм Әсма Габделбәдиг кызы
Балалары: Миңнеруй Гафиятуллина (1923-2007), Рәисә Исрафилова (1936), Алабугада яшәде, соңгы вакытта Казанга урнашты.
Метрика язуында 12.4.1896 туган дип күрсәтелә.
Гатиятулла бабай зур кул пычкысы белән такта яручыларның берсе, Сабантуй батыры.
Шуңа күрә халык “Батырай Гатияте” дип олылап йөртте. Кушамат кызларына, оныкларына да “истәлеккә” калды.
Төп нигездә оныгы Гафиятуллин Фәрхат гаиләсе белән яши.