Вафин Гатаулла Вафинович
(9.6.1895 - 1961)
30.6.1943 - хезмәт армиясенә моб-нә. 1946 елда дем-нә. Зирекледә җирләнә.
Гаилә “Первомайский” совхозында яшәде. Улы Хәмидулла 1960 елларда Зирекледә йорт сатып алып, өйләнде. Гаилә корды. Халык телендә “Ту Хамиты” булды.
Гатаулла бабай гражданнар сугышында да катнаша. Бертуганнары - Әхмәтвәли, Нургата (Вафин Нургали әтисе) (29.5.1892 - ?).
Әтисе - Мөхәммәдвафа Мөхәммәдсафа
Әнисе - Газифә Төхфәтулла кызы.
Хатыны - Кәшифә Вәлиулла кызы (халык телендә “Бәлдер Вәлүгы” кызы) (1904-1973), Зирекледә җирләнде.
Балалары: Мәрьям (1928-1996, Зирекледә җирләнде), Насыйбулла (1930), Хәмидулла (1933-2003), Фәтхулла (1936-1990), Казанда вафат булып, Зирекледә җирләнделәр; Фәүзия (1938) Әлмәттә, игезәкләр Нәҗибулла һәм Сәмигулла (1939 елгылар), Сәмигулла Әлмәттә; Нәҗип (1948-1981) Чаллыда һәлак булып, Зирекледә җирләнде; Мансур (1952) Тубылгытауда яши (Хәмәдиев Сабирҗан кияве).