Нуруллин Мәхмүт Нуруллович (1895 - 1976)
Тумышы белән Аксубай районының Әдәмсу авылыннан. Гражданнар сугышында да катнаша. Бөек Ватан сугышына 25.10.1942 моб - нә. 1943 елда ук Зиреклегә кайта.
Инеш буена (“Бөдекай Шәйхие” яшәгән нигезгә) йорт җитештерәләр.
Без белгән чорда Мәхмүт бабай сельпо системасында заготовитель булып эшләде, барлык икенчел чималны, хәтта сөяккә кадәр җыя иде. Гаиләсе халык теленә “Борычлар” кушаматы белән кереп калды. Нигезләрендә киленнәре Сафина Кәүсәрия Касыйм кызы (1944 т.е.) яши.
Хатыны - Маһирә Хәмәдрахим (Мөхәммәдрахим) кызы (1906-1982)
Балалары: Хәридә (1929), Мингаян Миннеханова (1930-2001), Бәян (1935-1936), Нургаян (1937-2008, Шахмайда җирләнде), Миңнегөлсем (1943-1947), Зөфәр (1945-1999), Тәбрис (1952-1991). Яшьли үлгәннәре дә бар.