Гайнәтуллин Нурулла Гайнәтуллович
(1896 - 1979)
Гражданнар сугышында катнашып, Бөек Ватан сугышында 16.6.1942 елда хезмәт армиясенә моб-нә. 1945 елда 2 группа хезмәт ветераны буларак дем-нә.
Нурулла бабай гомере буе колхозда эшләде, хәтта 75-80 яшендә дә атлы эштә булды.
Әтисе - Гайнәтулла Гайнулла Сәедборһанов
Әнисе - Миңнесылу Сәгъдәтдин
Хатыны - Кәфия (1901 - 1982), Зиннур (1865 - ?) Шәрәфетдин (1829-1914) һәм Нәвал (1869 - ?) Мөхәммәдшаһ кызы
Бөек Ватан сугышында һәлак булган улы Нуруллин Исхакны (1920/1921 - 25.11.1942) язганда гаилә турында мәгълүмат бирелде, аннан да кара.
Нурулла бабай мунчала батырды, оста итеп кибән - эскертләр дә куйды.
Әтисе турында кызы Садыйкова Фәүзия истәлекләреннән.
Каты сугышлар барганда 1942 елның 3 январенда дөньяга килгәнмен. Миңа 6 ай вакытта, әни урман кисәргә баргач, агач астында кала, инде үлгән диеп, аны авылга алып кайталар. Фельдшер Иван Иванович карап, шунда ук больницага озата.
Әти бу вакытта сугышта яраланып госпитальдә яткан. Ике айдан соң аны бер атнага өйгә җибәрәләр. Ул әнине танымый да, ә әтине яңадан мобилизациялиләр. Бу юлы Мәскәүдә хезмәт армиясендә калдыралар.
Әни бер елдан соң гына аякка басып, өйгә кайта ала. Ул колхозда атлы эшкә йөри, алдынгылар рәтендә була. Колхоз рәисе Хәлиуллин Һадиулла бабайның гаиләгә 16 кг он яздырып биргәнен рәхмәт белән еш сөйли иде. Бер дөньяга килгәч, Ходай биргән гомерне ничек тә яшисең икән ул.