Рахматуллин Гариф Рахматуллович (1896 - 1960)
улы Салих Гарифович (1925 - ?)
Гариф абыйның 11.2.1942 хезмәт армиясенә алынуы билгеле. Зирекледә җирләнә.
Улы Салих сугышка 24.1.1943 моб - нә.
Икесе турында да башка мәгълүмат юк.
1946 - 1948 нче еллардагы хуҗалык китапларында да терлекләре дә, ничә сутый бәрәңге чәчүләре турында да язылмаган. 1946 елда гаилә авылдан китә диелгән.
Хатыны - Әсхабҗамал (1907-1992) Гатаула кызы
Балалары - Миңнезифа (1926), Разия (1928), Рифкат (1939 - 1969), Габделхак (1942-1946).
1946 елны хуҗалык бүген Габдрахманова Мәйсәрә торган нигездә булганнар.
Читтән кайткач, Абдулвәлиев Яхъялар рәтендә иң кырыйда өй җитештерәләр, ләкин пожар нәтиҗәсендә өч хуҗалык - Рахматуллин Гариф, Гыйзамов Гамир, Абдулвәлиев Яхъя хуҗалыклары көлгә әйләнде.
Соңгы вакытта килене Рахматуллина Сания 1 нче Май урамында, Вафина Факия апаларның уң ягындагы өйдә гомер итә.