Мостафин Мортаза Мостафинович
(28.11.1893 - 24.12.1959)
Гражданнар сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышында 15.8.1942 хезмәт армиясенә моб-нә. 1946 елда дем-нә. Зирекледә җирләнә.
Әтисе - Гыйззәтуллин Мостафа Гыйззәтулла улы.
Әнисе - Мәфтуха Корбангали кызы (1862 - 20.8.1950)
Хатыны - Шәмсекамәр Адиулла (Һадиулла) кызы (1908/1911 - 12.8.1998) тумышы белән Әдәмсәдән.
Балалары: Миңнебисал (Шәмсенур) Нуруллина (1947 е.т.); Миңнебәян Насыйбуллина (Түбән Камада, 1951 е.т.); Рифкат (1953 е.т.)
Ә хәзер кызы Миңнебисал язмасы белән танышыйк әле.
Әтиебез Мостафин Мортаза 1893 елны Чистай өязе Ерыклы волостеның Зирекле авылында туган.
Әтисе ягыннан туганнары - Хәсәнов Исмәгыйль бабайлар, Закирова Миннеруй апаларның әтиләре Шакир бабайлар. Мостафа бабайның ничек яшәп кайчан вафат булганын белмим. Мәфтуха әби миңа 3 яшь вакытта үлде. Аны хәтерлим әле. 88 яшендә булган. Ул авылда кендек әбисе булып йөргән. Бу турыда «Зиреклем зирекләре»ндә бар. Әтинең вафатына да 2009 ның 24 декабрендә 50 ел була.
Мин ул елны 5 нче класста укый идем. Аның турында әллә нәрсә күп яза да алмыйм. Үзе турында сәйләгәндер дә, ләкин истә калмаган. Ул бит әле 4 еллап чирләп тә йөрде. Без - яшьләр, аны - моны белмибез, ул кайгы да түгел. Мәктәпкә йөрибез, кияргә юньле кием юк, ашарга да такы - токы, өйләр салкын, ягарга утын юк. Шулай итеп, әтибезнең тормыш юлларын белүне кирәксенелмәгән. Авылыбызның тарихын, кешеләренең тормыш юлларын өйрәнүче, барысын бергә туплап китаплар чыгаручы Газыймов Мидхәт абый кебек тарихчы - галимнәр булмаган шул ул вакытта. Андый кеше 100 елга бер генә туа. Безнең әти гражданнар сугышында да катнашкан. Аягы яраланган, пуля балтыр итеннән кереп аркылы чыккан, сөягенә тимәгән. Яралы җире - җөе күренеп тора иде.
Мин үземне белгән вакытта, ул «Дорожный» да эшли иде. Аның Низамиев Вагыйзь абый белән эшләп йөргәнен хәтерлим. Мотыйгуллин Якуб абый начальниклары иде. Әти анда күп еллар эшләде.
Әти балта остасы да иде. күрше авылларга чыгып эшләп йөргәнен хәтерлим. Шәрифуллин Нурулла бабай белән урыс авылларында эшләп, азык - төлек алып кайтканнарын әни сөйли иде. авылда күп кешеләргә капкалар ясап биргән. Гатин Мансур, Мингатин Нәҗип абыйларга капка ясаганын хәтерлим. Тагын тәрәзә өлгеләре (наличниклары) ясый иде. Үзебезнең бөтен нәрсә: агач карават, өстәл, урындыклар - әти ясаган. Мичне дә әти чыгарды. Ул киез итек астына да салды. Кичләр буе махсус пәҗи (сүс)җеп әзерләде. Ул вакытта утлар да 7 ле лампа гына. Аның яктысында дәресләр хәзерли идем. Әти Коръәнне кычкырып укый иде. Бервакыт аның укуы урамга ишетелгән күрәсең, Шәрифуллин Сәмигулла абый кергән. бигрәк матур укыйсың, Мортаза абзый, - дип тыңлап чыгып китте.
Әти оста итеп кешегә дә чабата тукый иде. Әзрәк түләгәннәрдер, бәлки. Ул вакытта акча юк бит, беркем пенсия дә алмый торган вакытлар. Үскәч миңа да тукып бирерсең әле, дип әйткәнем хәтердә. Чабаталарның да төрлесен үрде: киндер бау белән бәйләп куя торганын, йортта киеп йөрергә баусызын, башмак кебеген.
Әти әле тагын оста итеп чалгы да суга иде. Печән өстендә бөтен тирә - күрше бездә иде. Үзенең чалгысы шундый үткен булган, « Гали пәкесе» кебек дип әйтә иде әни.
Әти көянтәләр дә ясады. Минем хәзерге үземнең көянтәм дә әти ясаган.
Әтинең эш кораллары күп, барсы да тәртип белән элеп, тезеп куелган. Эш урыны, чикләвек агачыннан ясалган частокол лапас асты иде. Шундагы эш коралларын берсе дә урламаган да, сорамыйча алмаган да.
Әти сүзгә дә оста, җырлый да, бии дә белгән кеше булган. Кечкенә вакытта безнең белән биеп тә китә, «Уфа, Чиләбе, кая кайтырга көтәргә, хәбәре дә юк әле», - дип җырлап та җибәрә иде.
Әти дүрт тапкыр өйләнгән. Беренче хатыны Нуруллина Миңнеруй апаларның әниләре белән бертуган. Ул чирләп үлгән. Икенче хатыны Кылмакчыныкы, бала тапканда вафат булган. Өченче хатыны Әдәмсәнеке, ул үзе киткән, балалары булмаган. Әни - Шәмсекамәр Һадиулла кызы. Аңарга 1946 нчы елда өйләнгән. Әтигә килгәнче аның дүрт баласы булган, кызы Миңнебисал исемлесе, өстенә кайнар самовар актарылып, пешеп үлгән. Гомәр исемле 1929 елгы улы, чирләп үлгән. Әтинең балалары да, хатыннары да үлеп барган, шуңа үзен бик бәхетсез хис иткән. Әнигә өйләнеп, без өч бала тугач, әзрәк тормышлар җайланып, бәхетле булып яши башлагач кына чирләп китә.
Бервакыт Әдәмсәгә әбиләргә баргач: «Кулым белән төймә төйдем, авызым белән кош тоттым, бәхетем генә булмады», - дигән.
Әтиебезнең фани дөньядан китүенә быел, әйтүемчә, 50 ел. Аның исеменнән быел корбан чалдык. Бу язмам, чалган корбаныбыз кабул булып, аның рухына дога булып ирешсә иде.
Балалары: Миңнебисал, Миңнебәян, Рифкат. 2009 ел, 23 декабрь.