Гыймадиев Миргаз Гыймадиевич
(3.9.1897 - 1961)
Гражданнар сугышында да катнаша, үзе сөйләве буенча Буденныйның 1 нче атлы армиясендә була. Бөек Ватан сугышына 2 мәртәбә - 31.1.1942 һәм 26.11.1942 моб - нә. 1947 елда дем-нә.
Колхозда атлар карый. Хезмәт армиясендә була.
Әтисе - Гыймадетдин Габделгалим
Әнисе - Әсхабҗамал Хәсәншаһ
Хатыны - Гатифә (1902-1978), Әхмәтсафа Мөхәммәдзариф һәм Хәтирә Нуретдин кызы.
Метрика язуында туган елы - 19.9.1903
Балалары: Миңнебәян (1926), 1942 дән ФЗО да; Минфигаль Галиева (1934-2009), Мингариф (1935), Минзакир (1938-1946).
1946-1948 нче хуҗалык китапларындагы язмалар буенча колхозга 1933 елның 10 февралендә кергәннәр. 10 сутый бәрәңге чәчкәннәр. Өйләре 1926 елда төзелгән. Терлек - мазар теркәлмәгән, күрәсең, асрамаганнар.
Төп нигезләре - “Батыр” кибете янындагы буш пазьма.