Сафин Касыйм Сафинович
(1893 - 1990)
Гражданнар сугышында да катнаша.
Бөек Ватан сугышы вакытында 20.11.1942 хезмәт армиясенә моб-нә. 1944 елда туган авылына кайта.
Әтисе - Мөхәммәдсафа Габделҗаббар (1830 - ?) Габделмәҗид (1795-1870) улы.
Әнисе - Гыйльмеҗамал Габдулла кызы
Хатыны - Шаракаева Закирә (Шәрәфетдин кызы) (1904-1988).
Балалары: Сәкинә Хәбибуллина (1928), Саимә Вафина (1933), Минхаҗи (1936-1948), Минхәйдәр (1931), Әбүбәкер (1939), Госман (1947), Кадрия Баһаветдинова (1941), Кәүсәрия Нуруллина (1944), Гөлсәрия Миннебаева (1950-2008).
Төп нигездә яшәүче улы Госманның хәтерләүләреннән:
Әти 1939 нчы елларга чаклы кое казып читкә китеп эшләгән, Ширәмәт якларында күперләр дә ясап йөргән. 1921 нче елгы ачлык вакытында Мостафин Мортаза белән тамак туйдыру өчен эш эзләп, Казахстанга кадәр барып җиткән.
Ширәмәт леспромхозында хатыны Закирә белән урман да кискәннәр. Закирәсе шул чакта аздан гына үлемнән кала. Төзегән договорны үтәп чыгар өчен әти кечкенә улы Минхәйдәр белән эшне башкарып чыга. Ә договор өзелсә - судка бирәчәкләр.
Сугыш алдыннан әти мәктәпкә дә утын кисә, урып-җыю вакытында сушилкада эшли.
1942 нче елда кабат моб - нә. Мәскәү астында эшли.
1944-1945 елларда Өргәнчә суына пәҗи батыралар. Аны эшкәртеп, дәүләткә тапшыралар.
Кыш айларында колхоздагы 6 бригаданың ат сбруйларын ремонтлый.
1950-1957 нче елларда, аннан соң да балалары белән Зирекле буеның тау башында читәннән тавыклар фермасы төзи, аны балчык белән сылыйлар. Шундый ук ысул белән дуңгыз фермасын, сыерлар фермасын ясый. Ел саен үзе төзегән объектларны ремонтлый да.
Шушы авыр хезмәтләре өчен 1959 елда «Лучший колхозный строитель Татарстана», соңыннан «Кичү» колхозының “Почетлы колхозчысы” исемнәре бирелә.
Әти кое казуын дәвам итә, Пәҗи кизләве, зиратлар тирәсен тота, авыл Советы, клуб һәм башка биналарны ремонтлый, гомүмән, аның һәм балаларының эшләмәгән эше калмагандыр инде. Хәтта 80 нән узса да, хәрәкәттә булды, ат сбруйлары ремонтлады, аркан - бау иште.