БАЛЯЕВ АСЫМ АЙЗАТУЛЛА УЛЫ (АЛЕКСЕЙ АНДРЕЕВИЧ)
БАЛЯЕВ Асым Айзатулла улы (Алексей Андреевич) (15.8.1923, хәзерге Мордва Республикасының Ләмберә районы Пензятка авылы - 25.9.1983, Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәре). Советлар Союзы Герое (19.3.1944), гвардия рядовое. Сугышка кадәр «Волгострой» (Калинин өлкәсе) оешмасында эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә, Бөек Ватан сугышы фронтларында; 78 нче гвардия укчылар полкы укчысы. Көньяк-көнбатыш фронты гаскәрләре составында 1943 елның 26 сентябрендә Днепропетровск өлкәсенең Солонянский районы Войсковый авылы янында беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Аларның төркеме дошманның 2 нче линия окопларына бәреп керә. 1945 елда каты яраланып демобилизацияләнә. 1946 дан Ногинскида яши. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә. Яшәгән йортына (Ногинск шәһәре) мемориаль такта куела.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Мордовия: Энцикл. Саранск, 2003. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.