1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә ветеран укытучылар белән очрашу узды
1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә сугыш чоры балалары-ветеран укытучылар белән очрашу узды. Алар сабый чакта “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз-ветеран укытучыларыбыз: Муратова Г. Г,Садеев А. К., Субаев Р.С., Фахретдинова В.Г., Сергеева К. С., Насретдинова К.Ш., Мухтарова М.Ш., Хәйруллина А.К., Юсупова А.А.,Айзятова А.А.
Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит.
Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән. Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле… Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит.
Сугыш беткәнгә дә 70 ел узып бара. Әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр, авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әти-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы – әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар – утлы елларда туган балалар. Һәр өченче малай hәм кыз баланың әтисе, Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны – ач калган hәм ятим балаларның ул чактагы хәлен-халәтен аңлавы кыен. Мәктәбебездә берничә дистә еллар буе армый-талмый хезмәт куйган Муратова Гөлнур Гади кызына сугыш башланганда тугыз, Садеев Азат Кәрим улына дүрт, Фәхретдинова Венера Гарип кызына ике яшь кенә була. Ветеран укытучыларыбызга мәктәп укучылары үзләренең хис-теләкләрен, җыр-биюләрен ихлас күңелдән җиткерделәр.
Очрашу истәлекле бүләкләр белән чәй өстәле артында дәвам итте. Еллар үткән саен сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел дә аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде!
Алсу Яфизова, мәктәп китапханәчесе.