75 ел Курск дугасы
Корпункт:

23 нче августта Курск дугасында барган каты бәрелешләрдә немец-фашист илбасарларын җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханэ хезмәткэрләре "Сез халык хәтерендә" дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Бу сугыш турында А. Василевскийның " Дело всей жизни" дигән сугыш истәлекләре китабыннан өзекләр укып киттеләр һәм яу кырында ятып калган, сугыштан кайтып вафат булган авылдашларыбызны искә алып һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.
