9 Май - Җиңү көнен каршылап...
Корпункт:

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылаган көннәрдә, Байлар Сабасы бистәсендә бары тик бер генә сугыш ветераны гомер кичерә. Ул – Бикзянов Аркадий Васильевич. 1927нче елда Кукмара районы Үрәсбаш авылында туа. 1941нче елның 12нче маеннан 1951нче елга кадәр Германиянең Галл шәһәрендә хезмәт итә. Автоматтан атучы, укчы, хәрби машина йөртүче һәм командир вазыйфаларын башкара. Район җирлегендә кино күрсәтү үзәгендә эшли. Лаеклы ялга чыккач, 12 ел дәвамында Байлар Сабасының ветераннар Советын җитәкли. Бикзянов А.В. бик күп медаль, орден, күкрәк билгеләре иясе. Бүгенге көндә кызы Светлана тәрбиясендә гомер кичерә. Бистә халкы ветеран белән горурлана һәм хөрмәт итә.