Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Аларның батырлыгы онытылмас - Хафизов Һидият, Тәхәүтдинов Нурулла

Аларның батырлыгы онытылмас - Хафизов Һидият, Тәхәүтдинов Нурулла

Корпункт: 
Спасский

Мин  туганда   ул  вафат иде инде. Аны  якыннан  белмәсәм  дә,  дәү   әтиемнең  әтисе – карт дәү әтием  белән  чынлап  торып  горурланам.  

Дәү әтием  Һидият  Хафиз  улы  Хафизов  (Фәйзуллин) 1914  елны  Спас  өязенең  Көек   авылында  зур  гаиләдә  туа. 1921 елгы  ачлык, аннан  соң  башланган  коллективлаштыру  чоры  авырлыкларын – барысын да күрәләр.  Шушы   тормыш  ыгы-зыгысы  аркасында, дәү әтием  башлангыч  белем  генә  ала  алган.  Ул хезмәт юлын Буденный  исемендәге колхозда   башлап  җибәрә һәм 1937  елны  хәрби  хезмәткә  алына. Хезмәт  срогын  тутырып  кайткач, тыныч  кына  эшләп  ятканда совет-фин  сугышы  башлана.

Дәү әтием  әлеге  сугышка  Ленинград  өлкәсенең  Шкотово  шәһәреннән  китә.  Бу сугышка  дәү  әнием  Рәхимәнең  сеңлесе  Нәбирә  әбиебезнең  ирен  Тәхәүтдинов  Нурулланы (1912 елгы) да  алалар. Дөресен  әйткәндә, алар 1938 елны  оргнабор  буенча  Карелиягә  киткән  булалар. Нәбирә  әбиебез авылга  кайтып  китә, юлда  яңа  туган  кызы  Һаҗәр  үлеп  кала. Авылымнан  сугышның  иң  беренче   корбаны  Һаҗәр  Нурулла  кызы була. Нурулла  җизни  хәбәрсез  югала. 

Тәхәүтдинов  Нурулла  абый 1912 елгы. Дәү әтием  фин сугышыннан исән-сау кайта. Дәү әнием  Рәхимә  белән  гаилә  корып җибәрә... Әмма 1941 елның 22  июнендә башланган сугыш бөтен тормышның астын өскә китерә. Сакланып  калган  документларга караганда, дәү  әтием  Ленинград,  Волхов  һәм  Беренче  Белоруссия фронтында  хезмәт  итә. Сугышларның  берсендә  якында  гына  мина  шартлап,  кулы  каты  яралана. “Кызылармияче  кенәгәсе” битләрендә  Дәү әтиемнең  хәрби  хезмәт  юлы ачык  күрсәтелә.  Сугыш  хакында  Дәү  Әти  сөйләргә   яратмаган. Ләкин  Балтыйк буе шәһәрләре Таллин, Тарту, Пярну, Нарваны дошманнан азат  итүдә  катнашып, батырлыклар күрсәткән  өчен  Югары   Башкомандующий  Сталин   Рәхмәт  белдергән.

Сугыштан  исән-сау   кайткач, ул фермада  эшли  башлый. Эштәге  уңышлары   өчен  күп  тапкыр  Мактау  грамоталары  белән  бүләкләнә. Әле  алай  гына да  түгел,  ул  беренче  тапкыр... Алиш  премиясе  лауреаты    була. Әлеге премия 1970  елны  булдырыла  һәм  авыл  хуҗалыгында  зур  уңышларга ирешүчеләргә  бирелә.  Мин  илебезне, дөньяны фашизмнан  азат  иткән дәү әтием белән горурланам.  

Хафизов Инсаф,
Көек төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.

Опубликовано 24 June, 2015 - 14:47 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 03/06/2021 - 17:35):https://tatfrontu.ru/tt/news/alarnyn-batyrlygy-onytylmas-hafizov-hidiyat-thutdinov-nurulla