Апаз мәктәбе коллективы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап иҗат концерты куйды

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Апаз урта мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективының иҗат концертлары үтте. Алар үз казаннарында гына кайнап калмады, чыгышлары белән күрше-тирә авыл халкын да куандырды. Һәркайсысы көчле алкышлар, ихлас рәхмәт сүзләре белән узды.
Концертны сугыш елларын чагылдырган җыр белән мәктәп укучылары ансамбле башлап җибәрде. Хәрби киемнәрдән мәктәп укучылары башкаруындагы “Катюша” биюе тамашачыларны сугыш елларына кайтарган кебек булды.
Халит Хәмбәловичның баянда уйнап җырлавы, Махиәнвәр Сәүбәновнаның халык җырларын башкаруы, Гөлсинә Исламгалиевна, Эльвира Шамилевнаның эстрада җырлары, укытучылар башкаруындагы мари, молдаван, рус, татар халык биюләре тамашачы күңелләренә җылы нур булып кереп калды. Мәктәбебез сандугачлары Заһретдинов Марат, Лотфуллин Булат, Ленара һәм Энҗе дуэтларын тамашачылар бик яратып тыңладылар. Укучыларыбызның дәртле татар халык, полька, вальс биюләре осталык белән башкарылды. Концерт вакытында экранда Апаз урта мәктәбе коллективы “тормышы” тәкъдим ителде.Артистларның чыгышларында Ватанны ярату, Бөек Ватан сугышы китергән югалтулар, әрнүләр, бүгенге тыныч тормышка гомерләрен бүләк иткән сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтләре ачык чагылды.
Тамашачыларның: “Читтән килгән артистларның 300–400 сумлык концертларына караганда, үзебезнекеләрнеке күпкә эчтәлеклерәк булды”,- дигән сүзләре безне һәрбер тамашачының күңелендә тирән эз калдырганыбызга инандырды.
Бу чыгышларның артында күпме хезмәт ята. Укытучылар һәм укучылар үзләрен мәдәният хезмәткәре итеп күзаллап сәхнә тәмен тойды, яңа талантлар ачылды. Җыр-биюләрне сәхнәгә әзерләгән һәм барлык чыгыш ясаучыларга ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Якупова