Авыр сынаулар үтеп
Корпункт:
Шәһәребездә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Прохоровага әле күптән түгел генә тантаналы шартларда “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” медале тапшырылды.
Александра Григорьевна армия сафларына 1943 елның май аенда алына. Икенче Украина фронты составында сугышларда катнаша. Казаклар частендә радист булып хезмәт итә. Аның сугышчан юлы Румыния, Венгрия, Германия җирләре аша үтә. Җиңүне алар часте Прага янында каршылый. Өенә ул 1945 елның 14 августында әйләнеп кайта.
Аның күп авырлыклар, сынаулар аша үткән сугышчан юлын кыскача әнә шулай сурәтләп була. Адым саен үлем сагалап йөрсә дә, дип искә ала Александра Григорьевна, Ватаныбызны дошман илбасарларыннан азат итүне һәркем үзенең изге бурычы дип санады.
Сугыштан соң ул Куйбышев районының Сталин исемендәге совхозында хисапчы булып эшли башлый, аннары лаеклы ялга чыкканчы төрле оешмаларда бухгалтер вазифасын башкара. Сугышта алган чыныгу аңа тормыш авырлыкларын да намус белән җиңеп чыгарга ярдәм итә. Ул Казан кооператив техникумын тәмамлый, ике кыз һәм ул үстерә. Пенсиягә чыкканнан соң да үз һөнәре буенча эшләүне дәвам итә, ә лаеклы ялга бары тик 72 яше тулгач кына китә. Сугыш ветеранының тынгысыз тормыш белән яшәвенә һәм энергиясенә һәркем кызыгырлык.
Бүген ул якыннары һәм туганнарының хөрмәтен тоеп, дөньяларның тыныч булуына сөенеп, тормыштан ямь табып яши.