«Аҗаган» – яраткан уеныбыз
Корпункт:
“Аҗаган-2015” хәрби-спорт уены муниципаль этабының гомуми зачетында П. А. Карпов исемендәге кадет мәктәп-интернат командасы беренче урынга чыкты.
Узган шимбә көнне ярышлар берничә мәгариф учреждениесендә үтте, аларда җиде команда катнашты. Киеренке көрәштән соң Ким мәктәбе – икенче, 1нче урта мәктәп командасы өченче урынга чыкты.
Аерым төрләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде, менә алар: кадет мәктәбе командасы (”Хорош в строю, силен в бою” конкурсы), Анна Романова (кадет мәктәбе, автоматны вакытка сүтеп-җыю), Максим Ганин (2нче мәктәп, турникта тартылу), Валерия Кирюшина (2нче мәктәп, отжимание), Дарья Великанова (1нче мәктәп, гомумгаскәр саклык комплектын кию), Наил Алеев (кадет мәктәбе, ату).
Иң яхшы командир исеме Ким мәктәбеннән Илья Андроновка бирелде.