Бабам – минем горурлыгым
Минем бабам, Абдрахманов Мәрдугалим Ульяновск өлкәсенең Мылыклы районы Урта Исәнтимер авылында дөньяга килә. Кечкенәдән җитез, тырыш, уңган малай була. 1942 нче елда Бөек Ватан сугышына китә.
Бабам сугышка чыгып киткәндә, әбием Фәйрүзә ул вакытта берсеннән-берсе кечкенә өч сабые белән кала. Иң өлкәне – Вазыйх, уртанчы кызы ‒ Рауза, иң кечкенә кызы ‒ Разыя, әтисез япа- ялгыз калалар. Мин Фәйрүзә әбиемә сокланып карыйм, аның белән горурланам,чөнки ул катлаулы, авыр тормыш алдында югалып калмый: ялгызы шушы өч баланы аякка бастыра,аларны тәртипле, туры юлдан баручы кешеләр итеп тәрбияли.
Бабам сугыш кырында гади солдат булган. 1945 елда җиңү яулап,күп җәрәхәтләр алып,туган ягыма кайтам дигәндә, 2 май көнне Берлин янында үлеп кала...
Моңа кадәр беребез дә бабабызның кайда һәлак булуын белми идек. Аның табылуына бернинди өмет юк иде. Мин кечкенә сабый вакытта Рамил бабам: “Кайда ята соң минем әтием?” ,‒ дип уйлана иде.
Могҗизалар булмый, диләр. Була икән! Ул, интернет челтәрендә эзләнә-эзләнә, Мәрдугали бабамның кайда вафат булуын һәм кайда җирләнүен эзләп тапты.
Мин үзем дә бабамның табылуына бик шатланам һәм аның батырлыгына сокланам! Мин илебезгә җиңү яулаган гади солдат алдында баш иям!
Алинә Абдрахманова, Әлмәт шәһәренең 5 нче гимназия укучысы