Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Балалар тыл ветераннары янында булдылар

Балалар тыл ветераннары янында булдылар

Корпункт: 
Агрызский

            Л.Айтуганов исемендәге шәһәр Мәдәният йорты хезмәткәрләре бер төркем балалар белән тыл ветераннары янында булдылар. Аларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.

            Балалар, дәһшәтле сугыш елларында тылда ал-ялны белми эшләгән хөрмәтле ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Аннан бәйрәм бүләге тапшырдылар.

            Безнең буын күпне кичерде, күпне күрде. Шуңа күрә ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын телибез, – диделәр өлкәннәребез.

 

Опубликовано 8 May, 2019 - 21:44 пользователем Музей Агрыза

Source URL (modified on 08/05/2019 - 21:44):https://tatfrontu.ru/tt/news/balalar-tyl-veterannary-yanynda-buldylar