Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Балаларга сугыш турында укыйбыз

Балаларга сугыш турында укыйбыз

Корпункт: 
Менделеевский

Абалач авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара Акциясенә кушылды.

Кычкырып уку өчен Р.Мостафинның «Кызыл ромашка»китабы сайланды. Һәр укылган хикәя ахырында яшь китап укучылар китапханәче белән берлектә тыңланган хикәяләргә йомгак ясадылар.р. Балалар бик теләп һәм кызыксынып сорауларга җавап бирделәр, үзләренең кичерешләре белән уртаклаштылар, сугыш еллары шаһитлары булган туганнары һәм якыннары турында сөйләделәр. «Сугыш турында хәтерне безгә китап калдыра» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда Бөек Ватан сугышы турында китаплар тәкъдим ителде.

Опубликовано 13 May, 2022 - 08:52 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 13/05/2022 - 08:52):https://tatfrontu.ru/tt/news/balalarga-sugysh-turynda-ukyybyz-1