Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Батырлык сәгате “ Кыюларга күк йөзе дә буйсына”

Батырлык сәгате “ Кыюларга күк йөзе дә буйсына”

Корпункт: 
Менделеевский

 Тойгуҗа авылы китапханәсендә очучы, хәрби очкычларны сынаучы, Советлар Союзы герое, Кызыл Байрак ордены, ике Ленин ордены, “Алтын Йолдыз”, “XX лет РККА” медальләре кавалеры, иң беренчеләрдән булып Мәскәүдән Ванкуверга Төньяк полюс аша бертуктамый очыш ясаган самолёт экипажы командиры Валерий Павлович Чкаловның тууына 115 ел тулу уңаеннан “Кыюларга күк йөзе дә буйсына“ дигән батырлык сәгате үткәрелде.

Китапханәче очучының тормышы турында сөйләп китте, ә инде аның тормышындагы аерым вакыйгалар турында китап укучылар О.Э.Чкалованың “Валерий Чкалов” һәм Г. Байдуковның “Искиткеч кешеләр тормышы” сериясеннән “Чкалов” китапларын укып таныштылар.

Опубликовано 6 February, 2019 - 16:45 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 06/02/2019 - 16:45):https://tatfrontu.ru/tt/news/batyrlyk-sgate-kyyularga-kuk-yoze-d-buysyna