Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Әбиемнең сандык серләре

Әбиемнең сандык серләре

Корпункт: 
Арский

Ташкичү Мәдәният йорты, авыл китапханәсе, мәктәп коллективы кышкы каникул чорында укучылар өчен әледән –әле кызыклы чаралар үткәрә. Чираттагы чара “Әбиемнең сандык серләре” дип аталды. Кичәгә авылның олысы-яше чакырылды. Чарада сандык, аның эченә яшерелгән серләр ачылды. Сер дигәнебез – чиккән сөлгеләр, бизәнү әйберләре, читек, калфак, түбәтәй… Дөрес, бу әйберләр белән без көн дә очрашабыз. Ләкин алар кайдан килеп чыккан, ни өчен чигелгән? Сәбәбе гади икән – күз тигәннән саклый икән безне чигелгән әйберләр!

Укучылар кичәдә Сабантуй күрке – сөлге, кызларның сөйгәненә ядкәре – чиккән кулъяулык, балаитәкле күлмәк белән таныштылар. Читек ничек барлыкка килә – шул серне төшенделәр.

Өлкән буын вәкилләре укучыларга моңлы, борынгы җырлар бүләк итте, укучылар сикереп-сикереп биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кичә бик эшлекле рухта узды.

Гөлзилә Касыймова

http://arskmedia.ru/

Опубликовано 11 January, 2017 - 08:59 пользователем Арскмузей

Source URL (modified on 11/01/2017 - 08:59):https://tatfrontu.ru/tt/news/biemnen-sandyk-serlre