Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > "Блокадалы Ленинград" балалары өчен әңгәмә

"Блокадалы Ленинград" балалары өчен әңгәмә

Корпункт: 
Менделеевский

Монай авыл мәдәният йортында балалар өчен "Блокадалы Ленинград" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында сүз Ленинград халкының бөек батырлыгы, аларның ныклыгы, түземлеге һәм патриотизмы турында барды.

Шулай ук блокададагы Ленинградта Алеша исемле малай тормышы, шушы дәһшәтле 900 көн эчендә кешеләргә ничек авыр булуы турында видеоролик күрсәтелде. Аннары хәрби фронт хатлары әзерләү буенча мастер-класс булды.

Опубликовано 1 February, 2021 - 13:54 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 01/02/2021 - 13:54):https://tatfrontu.ru/tt/news/blokadaly-leningrad-balalary-ochen-ngm