Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улына Сталинград сугышының истәлек медален тапшыру

Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улына Сталинград сугышының истәлек медален тапшыру

Корпункт: 
Сабинский

Шушы көннәрдә Волгоград өлкәсе губернаторы исеменнән, Республика ветераннар Советы кушуы буенча, Саба районы ветераннар Советы рәисе Сабиров Р.Х. Төбәк авылында яшәүче, Сталинград сугышында катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улына "Сталинград сугышының 75 еллыгы" дигән истәлек медале тапшырды. Медаль тапшыру тантанасында Саба районы хәрби комиссары Закиров Ф.Ф., Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. һәм мәктәп укучылары катнашты. Хаҗи бабай кунакларны озатырга капка төбенә кадәр чыкты. 98 яшьлек ветеранга саулыклы озын гомер телибез. 

Опубликовано 18 September, 2018 - 10:02 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 19/09/2018 - 15:38):https://tatfrontu.ru/tt/news/boek-vatan-sugyshy-veterany-lmiev-hazhihmt-galihmt-ulyna-stalingrad-sugyshynyn-istlek-medalen