«Бөек Җиңүнең - Бөек мае» әдәби-патриотик сәгате
«Татарстан Республикасы Менделеевск районы ҮКС» Песәй авылы китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә "Самара өлкә балалар китапханәсе" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештырган "Сугыш турында балаларга укыйбыз" XIII Халыкара акциясенә кушылды. Акция 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган. Акция кысаларында “ Бөек Җиңүнең Бөек мае” әдәби-патриотик сәгате узды.
Китапханәче балаларга сугыш дәһшәтләре һәм сугыштан соңгы чор турында сөйләде. Кызганычка каршы, бу сугыш шаһитлары безнең янәшәбездә кими бара, һәм бу изге сугышның төп саклаучылары булып китаплар тора. Нәкъ менә китаплар безгә иң куркыныч сугышны нинди югалтулар белән яулавы турында онытырга мөмкинлек бирмәячәк. Чара барышында балалар В.Катаевның «Полк улы» әсәрләреннән өзекләр һәм А. Твардовский шигырьләрен укыдылар. Сугыш турындагы хикәяләр балаларда кешелеклелек, игелеклелек, рухи ныклык, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлылык, тыныч тормышны бәяли белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.