ЕЛЛАР ҮТКӘН САЕН САГЫНДЫРА
Бу көннәрдә бабам Гыйльмегаян Сираҗиев һәм әтием Салих Нурмиевны бик еш искә алабыз. Алар икесе дә - Бөек Җиңүне якынайтүга үзларенең лаеклы өлешләрен керткән кыю солдатлар.
Сугышта та ураза тоткан
Әниемнең әтисе Гыйльмегаян бабам 1893 елгы иде. Бабамнын иртәнге кояш чыкканчы торып, нурлы-моңлы тавыш белән азан әйтеп намаз укыган чакларын әле дә хәтерлим. Җомга көннәрендә Ижауга намаз укырга йөргәне
дә-исемдә.
Сугыш башлану белән фронтка алына ул. Сугышның, башыннан азагына кадәр алгы сызыкта була. Шул чакта да намаз белән уразасын куймый. Исән-сау калып, туган авылы Яңа Акхуҗага кайта. Мәрфуга әбием белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, ике балалары яшьли вафат була.
Сугыштан соң нинди генә чаклар булмасын, бабам моңаеп яшәмәде. Күңелендә шатлык булганда да, моңсуланган чагында да кулына тальян гармунын алып суза иде. Әна шулай, авыр сугышлар да бабамның яшәү дәртен киметә, рухын сындыра алмаган.
Бабам белән булган бер аяныч хәлне дә онытырлык түгел. Шулай бервакыт печән чапканда аның аягы чалгы белән бик нык яралана. Табиблар тиешле ярдәм күрсәтен, операция ясасалар да, бер атнадан хәле начарлана.
- Бабай бик күп кан югалткан, өч көннән дә артык яшәмес, - диләр табиблар. Аңсыз бабамны өйгә алып кайталар. Әмма аның җирдә җыясы ризыгы бетмәгән була, күрәсең.
Якыннары ярдәме, тәрбиясе нәтиҗәсендә ул аякка баса. Аллаһының рәхмәте белән 91 яшенә кадәр яшеде ул. Бабабыз инде арабызда булмаса да, без-оныклары аның белән бүгән дә горурланабыз.
Еллар үткән саен юксындыра
Тальян гармуныңның көйләре.
Җырың-моңың белән
еллар кичтең,
Якты эзең калды сөйләрлек...
Орден-медальләргә лаек
Әтием Салих Нурмиев 1919 елгы иде. Әнием белән сигез балага - дүрт кыз, дүрт малайга гомер буләк итәләр алар. Сугыш башланганчы әтием авылда башлангыч сыйныфларда укыта. 1941 елның октябрендә Әгерҗе хәрби комиссариаты аша сугышка китә. 1942 елның, январена кадәр Көнбатыш фронтта укчы булып көрәшә. Шушы ук елны каты яраланып, туган авылына кайтарыла.
Партия кушуы буенча Әгерҗе милициясенә эшкә алына ул. Тырыш хезмәте белән милиция капитаны һәм опертөркем начальнигы дәрәжәсенә кадәр күтәрелә. 29 елдан артык милиция органнарында хезмәт итә. Ачы салкыннарда ат җигеп районга чыгып киткән чакларын әле дә яхшы хәтерлим. Җиңү көннәрендә балаларыма, оныкларыма әтиемнең батырлыклары турында сөйлим. Сөйләрлек тә шул: II дәрәҗе Ватан сугышы ордены, бик куп медальләр иясе бит ул.
Әйбәт кеше иде безнеңәти -
Бик максатчангорур
бер татар.
Арабызда инде булмасаң да,
Онытмыйлар бала-оныклар.
Бу язмаларым кадерле кешеләребез рухына дога булып барып ирешсә иде.
ЗӨЛФИЯ ШӘМСЕТДИНОВА