Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Һəйкəллəргə юлны онытма!

Һəйкəллəргə юлны онытма!

Корпункт: 
Менделеевский

Тойма авылында Бөек Җиӊүнеӊ 74 еллыгын абагышланган «Һəйкəллəргə юлны онытма!» дип исемлəнгəн митинг булды.

Митингта Менделеевск районы башкарма комитеты җитəкчесе урынбасары А.Сафаргалин, Яӊа бирде җирле уз идара башлыгы Е.Никифоров бəйрəм белəн котладылар. Бəйрəмгə тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, авылдашлар, укучылар килделəр. Авыл уртасына салынган һəйкəлгə сугыш кырында батырларча һəлак булган авылдашларыбыз хөрмəтенə чəчəклəр бəйлəме куелды. Укучылар шигырьлəр сөйлəделəр. Мулла Багданур абый вафат булган авылдашларыбыз рухына дога кылды. Мəдəният хезмəткəре А.Мубаракшин җыр бүлəк итте. Митингны китапханəче Ф. Ямалутдинова алып барды. Бəйрəм чəй өстəле артында дəвам итте.

Опубликовано 13 May, 2019 - 13:36 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 13/05/2019 - 13:36):https://tatfrontu.ru/tt/news/hykllrg-yulny-onytma