Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Хәйруллин Закир Заһидулла улының юбилее

Хәйруллин Закир Заһидулла улының юбилее

Корпункт: 
Алькеевский

Әлки районы Иске Салман авылында гомер кичерүче Хәйруллиннар гаиләсендә зур бәйрәм. Бу гаиләдә һәркем өчен кадерле булган хөрмәтле әти, дәү әти Закир абый Хәйруллин 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. 

Бу уңайдан Закир абыйга Ил башлыгы В.В.Путинның Котлау хаты, район башлыгы  А.Ф.Никошинның Котлау открыткасы  һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары В.С.Гайнутдинова, Әлки муниципаль районы советы аппаратының җитәкчесе В.Г.Ярославлев,Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Ф.И.Залялетдинов бабайны туган көне белән тәбрик итеп, иң изге теләкләрен юлладылар.

21 июль 2018ел.

Опубликовано 8 August, 2018 - 10:00 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 08/08/2018 - 11:17):https://tatfrontu.ru/tt/news/hyrullin-zakir-zahidulla-ulynyn-yubilee