Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Иске Икшермә кадет интернат-мәктәбе укучылары сугыш чоры балаларында кунакта булдылар

Иске Икшермә кадет интернат-мәктәбе укучылары сугыш чоры балаларында кунакта булдылар

Корпункт: 
Сабинский

          Иске  Икшермә кадет интернат-мәктәбендә 1941-1945  еллардагы Бөек  Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы  уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Кадетлар Татар Икшермәсе, Иске Икшермә, Өчнарат авылларында яшәүче сугыш ветераннары, сугыш чоры  балалары, тыл ветераннарына даими рәвештә ярдәм итеп, булышып торалар, алар белән даими аралашалар.  X , VII  сыйныфларында укучы кадетлар  тәрбиячеләре белән ветераннарның, сугыш чоры балаларының өйләрендә булдылар, алар белән сөйләшеп  сугыш чорындагы хатирәләрен язып алдылар.

         Кайсы гына ветеран белән сөйләш­сәң дә: “Без күрмәгән калмады инде”, - дип яшь аша елмаялар. Сугыш ветераны Миннегали абый үзенең күргәннәрен күз яшьләре аша сөйләде. Сугыш чоры баласы Гөлсинә апа кадетларга: “Ул елларны искә алсаң, йөрәкләр йомарланып килә. Сезгә аларны күрергә язмасын, илләребез тыныч булсын, күгебез аяз булсын, сугыш афәтләре  бүтән кабатланмасын”, – дип теләкләрен белдерде.
           Кадетлар өчен  Советлар Союзы Герое Гали Закировның кызы Нурган Улюшева  белән  очрашу тирән тәэсир калдырды.   Ул  әтисенең Герой булуы белән горурлануын белдерде. Гали Закировка  Герой исеме 1944 елның 10 гыйнварында бирелгән. Ул Төньяк-Көнбатыш фронтта 8нче һава-десантының укчы полкы гвардиясендә отделение командиры була. Фронттан  җиңүгә ышаныч һәм очрашуларга өметләнеп, гаиләсенә хатлар язган. Ни кызганыч, ул  көннәрне  күрә алмый ул, 1944 елның февраль аенда  батырларча һәлак була.
         Сугыш елларының бөтен авырлык­ларын үз башларыннан кичергән хөрмәтле ветераннарыбыз зур хөр­мәткә , олы ихтирамга лаек. 

 

Опубликовано 10 April, 2015 - 10:42 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 10/04/2015 - 11:08):https://tatfrontu.ru/tt/news/iske-iksherm-kadet-internat-mktbe-ukuchylary-sugysh-chory-balalarynda-kunakta-buldylar