Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз»

«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз»

Корпункт: 
Менделеевский

Песәй авылы китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылдылар, аны Свердловск өлкәсе Талица шәһәренең МКУ китапханә-мәгълүмат үзәге  оештырды.

Акция кысаларында Песәй авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия «Сугыш мизгелләрен китапларда искә алу" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Акциядә Песәй урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында разведчикларның эшчәнлеге, герой-пионерлар: Леня Голиков, Валя Котик, Зоя Портнова турында, яшь партизаннар каһарманлыгы һәм батырлыгы турында сөйләде. Бу көнне китапханә стеналарында Б. Лавреневның «Разведчик Вихров», Ф. М. Семяновскийның «Повесть о фронтовом детстве» китапларыннан өзекләр яңгырады. Балалар китапларны кызыксынып тыңладылар һәм  фикер алышуда бик теләп катнаштылар. Укучыларга шулай ук «Көчле рухлы" күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде.

Опубликовано 6 February, 2019 - 16:51 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 06/02/2019 - 16:51):https://tatfrontu.ru/tt/news/kochle-ruhlylar-razvedchiklar-hm-partizannar-turynda-kitaplar-ukyybyz