Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз
Корпункт:

Тат. Чаллы авыл китапханәсе дә «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды. Әлеге чара шулай ук 8 февральдә билгеләп үтелә торган яшь геройлар-антифашистлар истәлегенә дә багышланган иде. Китапханәче Е.Шишова. “Аларны онытырга хакыбыз юк“ дигән батырлык сәгате үткәрде, анда укучыларга Бөек Ватан сугышы, фашистларны тар-мар итүдә партизан хәрәкәтенең роле, партизаннар отрядлары, Ватан өчен көрәшкән яшь геройлар турында сөйләде.