Кукмара районы газетасының Бөек Ватан сугышы елларында чыккан саннарыннан...

Кукмара районы газетасының Бөек Ватан сугышы елларында чыккан саннарыннан...
Верховный Баш Командующий Рәхмәте.
Кукмара,Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы.
Гвардия часте өчен "Кукмара колхозчысы" исемле сугышчан самолетлар төзүгә 1200000 сум акча җыйган Кукмара районы хезмәт ияләренә минем туганнарча сәламемне һәм Кызыл Армиянең рәхмәтен тапшырабыз.
Верховный Баш Командующий, 17 март 1944 ел.
Хатын-кызлардан яңа кадрлар.
Яниль МТСы каршында беренче июльдә оештырылган тракторчылар хәзерләү курсы үзенең эшен тәмамлады.
Курсны тәмамлаучы 15 хатын-кызның барысы да эш участокларына җибәрелделәр.
А.Алексеева, А.Елисеева һәм З.Баймакова иптәшләр Кызыл Армия сафларына китүче ирләр урынында трактор отрядларында эшли башладылар. 4 кеше комбайнчы ярдәмчеләре булып һәм калганнары тракторчылар булып эшлиячәкләр.
Хәзер Яниль МТСында барлыгы 52 хатын-кыз комбайнчы һәм тракторчы булып эшлиләр. Производстводан аерылмыйча тракторчылар хәзерләү эше дәвам итә.
Г.Павлов. МТС директоры урынбасары. “Большевик” газетасы,17 август, 1941 ел.
Җылы киемнәр әзерлибез.
Безнең сельпо работниклары кызылармеецларга бүләк итеп җылы киемнәр бирәләр. Шушы ике-өч көн эчендә 26 пар җылы эчке кием, күп кенә санда бүрекләр, тиреләр һәм башка төрле киемнәр җыелды. Кызыл Армиягә бүләк итеп җылы киемнәр бирүчеләр саны арта.
В.Белянин, Кукмара сельпосы председателе. “Большевик” газетасы, 9 октябрь, 1941 ел.
Стахановча эшлиләр.
“Ил” артеле эшчеләре бәйрәм алды ярышларына кушылганнан соң, эштә яхшы күрсәткечләр бирә башладылар. Иптәш Закирова Сәйдә үзенең иптәше армиягә киткәч аның урынына басып, ул эшли торган цехның алдынгы эшчесе булып әверелде. Шулай ук иптәш Куленкова да Кызыл Армия сафларына киткән ирләр урынында эшли. Ул чын күңелен биреп эшне кыю рәвештә башкара.
Бәйрәм алды ярышы эштә зур күтәренкелек тудырды. Хәзер эшчеләр арасында көнлек норманы бер ярым һәм аннан да арттырып үтәүчеләр күп.
Х.Бәдретдинов. Культполитсовет председателе. “Большевик” газетасы,7 ноябрь, 1941 ел.
21 сыер эшкә өйрәтелде.
Безнең колхозда күп кенә колхозчылар үз сыерларын авыл хуҗалыгы эшләренә өйрәтәләр. Алар язгы кыр эшләрендә эшләячәкләр.
21 сыер эшкә өйрәтелде инде.
3 фронтовик анасы Фатыйма әби Закирова беренче булып үз сыерын эшкә өйрәтүне сорады.
Т Хуҗина, Ленин исемендәге колхоз хисапчысы. “Большевик” газетасы,30 март, 1944 ел.
